Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тойгелде халкы мәчет күтәрә. Ай кую тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

Тойгелде җирлегенә керүче дүрт авылда да Аллаһ йортлары эшли. Тойгелдедә мәчет, районда иң беренчеләрдән булып, 1990 елда ук ачылган иде. Авыл халкы киңәшләшеп, тагын бер дин йорты төзергә дигән нияткә килә. Һәм 2014 елда аңа беренче нигез ташы салына. 

       Игелекле авылдашлары һәм читтә яшәүче якташлары ярдәме белән бүгенге көнгә “Кыйбла” мәчетенең бинасы күтәрелгән. Бүген изге җомга көнендә Аллаһ йортына ай кую тантанасы булды. Чарага авыл халкы, районның имам-хатыйплары һәм читтән дә кунаклар килгән иде. Авылның имам-хатыйбы Фоат хәзрәт Хәбибуллин, изге эшкә фатыйха биреп, Коръән аятьләре укыды, мәчет төзелешенә хәләл акчалары һәм көчләре белән ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде, бакыйлыкка күчкән игелекле авылдашлары рухына дога кылды.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та изге теләкләрен җиткерде:
       – Соңгы елларда районыбызда ел саен берничә Аллаһ йорты үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә Түбән Табын, Дусай, Ташъелга һәм башка авылларда да мәчет төзелешләре бара. Тойгелдедә икенче мәхәлләдә шундый күркәм бина күтәрелеп килү тагын да сөенечле. Мәчеттән халык өзелмәсен, авылның яшьләре дә, балалар да дингә тартылсын.
       “Кыйбла” мәчете манарасына ай урнаштырганда тантанага җыелган халык тәкъбир әйтеп торды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев