Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Витаминлы кайнатма

Мөслим авылында яшәүче Рәшит Ризванов, витаминлы ризык бул­сын дип, кайнатманы дүрт төрле җимештән әзерли икән. Алма, кара миләш, балан һәм ка­мырлыктан ясалган кайнатма кышкы озын кичләрдә чәй эчәргә бик тәмле була, ди.

– Башта һәрбер җимешне чистартып юарга. Балан белән ка­мырлыкны, төшләреннән арындыру өчен, сөзгеч аша чыгарырга кирәк. Җимешләрнең һәрбер төрен аерым кайнатып, соңыннан, барысын бергә кушып, өстәмә кайнатып алырга мөмкин. Шикәр комын гадәти кайнат­ма әзерләгәндәгечә са­ласы. Алма белән кара миләшне, балан белән ка­мырлыкны бергә дә кай­натырга була. Аннан соң барысын бергә кушып кайнатасың, – ди Рәшит Ризванов.

Ир-ат итсез аш аша­мас. Ул бройлер тавы­кларны әзерләү серләре белән дә уртаклашты.

– Суеп чистарткач, бройлерның ботын ботка, канатын канатка, маен, ак итен һәм башкасын аерып куям. Түш итен фарш өчен файдаланыр­га ярый. Ботлардан шул­па тәмле була. Ә канат­ларын мин мультиварка­да пешерәм – ди Рәшит Ризванов. – Мультивар­кага кирәк кадәр канат, бәрәңге, болгар борычы, суган сарымсак, кишер салам, тәменчә тоз, кара борыч өстим, бераз су ку­шып, тиешле режимга куям. Томаланып, тәмле булып пешеп чыга ризык.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев