Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Равилә Андреевадан смузи рецепты

Экологик яктан чиста ризыкка һәм сәламәт туклануга өстенлек бирүчеләр җәйге бакчадагы витаминлы яшелчә, тәмләткечләрдән файдалануның төрле ысулларын сайлый.

       Кемдер алардан салат ясый, икенчеләре болай гына ашый. Мөслимдә яшәүче Равилә Андреева әнә яшелчә һәм тәмләткечләрдән смузи ясый икән. Әлеге витаминлы эчемлекне әзерләү серләре белән бик теләп уртаклашты ул.
       – Смузины әзерләү бик тиз һәм гади генә. Аны бакчаңда үскән яшелчәләрдән һәм җиләк-җимештән ясарга була. Бүген күпләрнең кыяры өлгерде. Яшел суган, сарымсак кыягы, кузгалак, кориандр, петрушка, кислица, шпинат, укроп, бөтнек яки милиса кебек тәмләткечләр дә бар. Мин үзем бака яфрагын, тузганак чәчәге яки яфрагын да кулланам. Әлегә кишер белән кызыл чөгендернең узган елгысын файдаланам. Юылган яшелчәләрне, артык зул булмаган кисәкләргә турап, тәмләткечләрне өзгәләп блендерга салырга кирәк. Шунда ук имбирь тамырын яки порошогын, алдан җебетелгән берничә күрәгә өстәргә, лимон яки әфлисун согын сыгарга да була. 
     Кемнең бакчасында ни үсә һәм фантазиясе ничек эшли – ингредиентларны үзе теләгәнчә сайлый ала. Иң соңыннан бер порциягә 100 грамм исәбеннән су өстәп, барысын бергә туратырга, болгатырга кирәк. Сыеграк боткасыман масса хасил була. Теләгән кеше смузины кефир, сөт, йогурт белән дә ясый ала. Калориясе аз булсын дисәгез, сөт һәм кефирның түбән процентлысын алырга кирәк. Сыеклык урынына яшел чәй файдаланырга да була. Смузины эчкәннән соң ризык кабул итү кирәк түгел. Витаминлы коктейль ябыгырга теләүчеләр өчен бик файдалы. Сәламәт булыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев