Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Мультиваркада тавык ите белән яшелчәләр

Мультиваркада пешерү өчен бик җайлы рецепт тәкъдим итәм. Итне һәм барлык яшелчәләрне турарга, мультиваркага берьюлы салырга һәм "тушение" режимына куярга, дип язалар "ИНТЕРТАТ.РУ" сайтында.

Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА

5 кеше өчен: 5 кисәк тавык ите 

Яшелчәләр: 10 уртача бәрәңге, 1 эре кишер, 1 эре суган,  300 г  кәбестә, 150 г катырылган яшел борчак, 1 эре помидор, тоз, борыч, 3 лавр яфрагы, 0,5 стакан үсемлек мае.

Бизәү өчен: укроп, суган кыягы, редиска.

Мультиварка савытына үсемлек мае салырга, бер рәт бәрәңге, тавык итләрен тезәргә. Аннары калган яшелчәләрне бик эре итмичә саламлап яки шакмаклап турап салырга.

Табынга яшеллек һәм редиска, кыяр белән бизәп бирергә мөмкин.

Чыганак: http://www.intertat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев