Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөлназдан –тәмле торт-печенье

Кибеттә әллә ничә төр печеньелар, торт һәм пирожныйлар сатыла. Сайлау мөмкинлеге зур булса да, өйдә үзең пешергәненә җитми.

Райондашыбыз Гөлназ Әһлиевадан тәмле торт-печенье рецептын тәкъдим итәбез. Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсе мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытучы ханым безнең газета битләрендә чыккан рецептлар белән танышып бара икән. Гөлназ бик гади һәм тиз әзерләнүче ризык рецепты җибәрде. Кирәкле ингредиентлар: бер кап балык печеньесы (кибеттән махсус пакетта 500 грамм тутырылганын алам), бер стакан (250 грамм) шикәр комы, 300 грамм  куе каймак (25 %). Үзегез теләгән күләмдә банан һәм киви. Мин артык зур булмаган ике киви һәм бер зур банан белән ясыйм.  
Әзерләү тәртибе: тирән савытка аш-су пленкасын җәябез дә, савытның стеналарына юка итеп телемләп киселгән киви, түгәрәкләп туралган бананнарны куеп чыгабыз. Җайлы булсын өчен мин ярымтүгәрәк савыт алам. Аерым тирән кәстрүлгә печенье, аның өстенә бер стакан шикәр комы салабыз һәм каймак агызабыз. Барысын бергә блендер белән яхшылап болгатабыз. Әлеге массаны кыр-кырына җиләк-җимеш тезелгән савытка агызабыз да, аш-су пленкасын төенчек кебек җыеп, төйнәп куябыз. Тортны өч сәгать суыткычта тотканнан соң, тәлинкәгә әйләндереп куябыз.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев