Тәмлетамак. Французча бәрәңге
Бәрәңгедән нинди генә ризык әзерләп булмый! Бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч өчен дә бәрәңге кирәк! Мөслимдә яшәүче Гөлүсә Маннановадан французча бәрәңге – тиз әзерләнүче җиңел һәм тәмле ризык рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы 4-5 бәрәңге, 500 грамм сөяксез сыер ите, 2 баш суган, 4-5 тырнак сарымсак, майонез, петрушка, тоз, борыч.
Әзерләү тәртибе. Бәрәңгене юып, юка түгәрәкләргә кисәбез. Суганны – эре, итне вак кисәкләргә турыйбыз. Майонезны изелгән сарымсак белән кушабыз. Итне майонез катнашмасы белән болгатабыз. Аннан соң майонез, туралган яшел тәмләткечләр, сарымсак һәм тоз сибәбез. Тирән табага көнбагыш мае салабыз һәм ингредиентларны түбәндәге тәртиптә катламлап җәябез: бәрәңге-суган-ит-суган-бәрәңге. 180-200 градус кайнарлыктагы духовкада 30-40 минут дәвамында пешерәбез. Аннан соң алып, өстенә каты сыр сибәбез һәм тагын 15-20 минутка духовкага куябыз.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Фото – Гөлүсә Маннанованың гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев