Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның чиста урманнары

Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе башланды. Быел ул 2 этапта узачак: 18 апрельдән 18 июньгә кадәр һәм 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр.

Акциянең язгы этабы кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын төзәтү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Эшләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, республика оешмалары, предприятиеләре белгечләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар көче белән башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирәлекне саклау эшендә гражданнар, оешмалар, предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнарының инициативаларын берләштерү.

– Әйтик, 2021 елда «Татарстанның чиста урманнары» акциясенә 20 меңгә якын кеше кушылды. Акция нәтиҗәләре буенча республиканың урман фондыннан 2 мең куб.м каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган, 24 чишмә төзекләндерелде, 230 аншлаг, мәгълүмат такталары һәм урманнарга килүче гражданнар өчен 175 ял итү урыны ремонтланды. Моннан тыш, 3 мең куб.м. күләмендә черегән коры-сары һәм аунак агач җыелып, күчләргә өеп куелды.

Минзәлә урман хуҗалыгы.

Фото - Pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев