Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар 2021 елга министрлыкларның өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләячәк

Иң күп тавыш җыйган инициативалар декабрь аенда ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында тикшереләчәк.

Бүген, 2 ноябрьдә, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык арасында сораштыру» бүлегендә һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында республиканың алты социаль блогының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды. Сүз Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Спорт министрлыгы һәм Яшьләр министрлыгы турында бара.
Сораштыру 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. "Министрлык экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итәргә мөмкин", - дип билгеләп үтә аны оештыручылар.
Тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проекты белән каралган. Иң элек Татарстан Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнгән министрлыклар экспертлары ведомстволарның 2021 елга максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр кертте. Аннары бу идеяләр Иҗтимагый совет утырышларында тикшерелде һәм нәтиҗәләр буенча онлайн-тавышка чыгарылды.
Иң күп тавыш җыйган инициативалар декабрь аенда ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында тикшереләчәк. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2021 елга биштән җиде өстенлекле максат билгеләнәчәк.
Проект турында тулырак мәгълүмат махсус порталда – http://publictasks.tatarstan.ru шулай ук ведомство сайтларының "Максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру" бүлегендә урнаштырылган. Шунда ук 2020 елга өстенлекләрнең үтәлеше нәтиҗәләре белән танышырга мөмкин. 
Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/society/02-11-2020/tatarstantsy-opredelyat-prioritetnye-napravleniya-raboty-ministerstv-na-2021-god-5782972

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев