Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 мең машинаны үткәргеч постларда кире борганнар
Моннан тыш, эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 меңнән артык машинаны үткәрү урыннарыннан кире борганнар. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.
Республика шәһәрләре һәм районнарына кергән урыннарда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң, 743 305 кеше тикшерелгән, аларның 3 меңгә якынына төрле административ хокук бозулар өчен штраф салынган. Иң күп штрафлар үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен язылган.
Шулай ук 685 336 автомобиль тикшерелде,шуларның 24 628е постларда кире бордырылган.
Моннан тыш, эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.
Нет комментариев