Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда уку елы вакытында тәмамланачак

8 июнь көнне 11 сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханын үткәрү планлаштырыла

Татарстанда уку елы гадәттәгечә май ахырында тәмамланачак, ә аннары укучыларны имтиханнар көтә, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

"Уку елын  25 май һәм 30 майга кадәр тәмамлау турында Карар кабул ителде", — дип билгеләп үтте Фазлыева.

8 июнь көнне 11 сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханын үткәрү планлаштырыла. 9 нчы сыйныф укучылары өчен БДИ нинди форматта узачагы әлегә ачык түгел. Имтиханнар алдыннан чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар үткәрергә планлаштыралар.

"Әгәр санитар-эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, имтихан алдыннан без 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары белән очрашачакбыз. Урыннарда имтиханнар үткәрү мәсьәләсе каралачак, әмма әлегә мондый карар РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча кабул ителмәгән. Шуңа күрә имтихан регламенты өстәмә рәвештә җиткереләчәк", - дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Хәзер Татарстан укучылары һәм студентлары дистанцион формада укый. Республикада дистанцион дәресләрнең методик базасын булдырырга планлаштыралар, анда дистанцион дәресләрнең эшләнмәләре һәм тәҗрибәсе тасвирланачак.

Источник https://www.tatar-inform.ru/news/society/15-04-2020/uchebnyy-god-v-tatarstane-zakonchitsya-v-srok-25-30-maya-5736542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев