Яңалыклар

Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм +29 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр

Бүген, 20 август көнне, Татарстанда кыска вакытлы, яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
 
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә искән җил төньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге - 14 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +20..+25 градус, республиканың көнчыгышында +29 градус тәшкил итәчәк.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев