Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм +31 градуска кадәр эссе булуы көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы, төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан, 5-10 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с ка кадәр җитә. Төнлә температура +15...+20 градус тәшкил иткән, көндез һава +26...+31 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан. Көндез республика башкаласында +28..+30 градус җылы булачак.

Чыганак, фото: © «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев