Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Covid-19 зарарлану буенча 23 яңа очрак расланган

Чирләүчеләрнең дүртесе хастаханәгә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Чирләүчеләрнең дүртесе хастаханәгә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана. Аларның тугызы Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Таиландтан, Төркиядән һәм Франциядән әйләнеп кайткан, ә 14е элек зарарланган кешеләр белән якын элемтәдә булган.

Йоктыруның 18 очрагы — Казанда, икесе — Чаллыда, берсе-Әлмәттә, Питрәчтә һәм Биектауда теркәлгән.

Авыручылар арасында 18 яшьтән кечерәк ике яңа авыручы, 18 яшьтән алып 30 яшькәчә җиде кеше, дүрт кеше - 30дан 50гә кадәр яшьтә, дүрт кеше -50дән 60ка кадәр, өч кеше - 60тан 70кә кадәр һәм ике кеше 70тән 80гә кадәр яшьтә.

 Моннан тыш, бүген Татарстан хастаханәләреннән коронавирустан дәваланган өч кеше чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев