Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә ясалма фәһем буенча дәресләр башланды

Укучылар нейрочелтәрләрдән дөрес һәм имин файдаланырга, шәхси мәгълүматларын сакларга өйрәнәчәк

ТР Мәгариф һәм фән министрлыганнан алынган мәгълүматка караганда, 11 ноябрьдә Татарстанның 12 мәктәбендә 5–11 нче сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем һәм мәгълүмати иминлек буенча яңа курсны сынап карый башладылар. Укучылар нейрочелтәрләрдән дөрес һәм имин файдаланырга, шәхси мәгълүматларын сакларга өйрәнәчәк.

Сынауда Арча, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Теләче районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы мәктәпләре катнаша.

Дәресләр чәршәмбе көннәрендә уза. Укучылар видеолар карый, алган белемнәрен Россиядә эшләнгән нейрочелтәрләрдә биремнәр ярдәмендә ныгыта. Укытучылар исә программаны камилләштерү өчен үз тәкъдимнәрен курс авторларына җиткерәчәк.

Курсны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Цифрлы үсеш министрлыгы әзерләгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, IT белгечләрен әзерләү – республика өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Татарстан мәгарифтә һәм фәндә ясалма фәһем технологияләрен сынап карарга һәм киңрәк кулланылышка кертергә әзер.

Сынау 2026 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Программаның соңгы варианты 2027 елның 1 сентябренә әзер булачак. Киләчәктә мәктәпләргә тикшерелгән мәгълүматка таянып эшләүче, сакланган нейрочелтәр тәкъдим итү күздә тотыла.

 

Фото – ясалма фәһем.


Нет комментариев