Татарстан халкы көненә Covid-19 темасына 150гә кадәр спам-хат ала
Ел башыннан «Касперский лабораториясе» экспертлары шундый 4,6 меңнән артык шикле ресурсны теркәгән.
Татарстанда коронавирус темасына бер адресат алган спам-рассылкалар саны көнгә 150гә җитә. Бу хакта cyberart кибер яклау сервислары операторының мәгълүматларына сылтама белән ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Мисал итеп китерсәк, декабрьдә, коронавирус тарала гына башлаганда, Татарстанның төп предприятиеләренең берсендә көн саен 1-2 фишинг яки спам-хәбәрләр теркәлгән, алар шәхси саклану чаралары сату белән бәйле», — диелгән хәбәрдә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, медицина учреждениеләре, күзәтчелек органнары исеменнән ялган хатлар таратылган, алар акча урлау максаты белән эшләнгән.
Явыз ниятлеләр бу хәлдән актив файдалана: күпсанлы фишинг битләре, янәсе, битлек яки коронавируска тестлар сатучы сайтлар барлыкка килә. Ел башыннан «Касперский лабораториясе» экспертлары шундый 4,6 меңнән артык шикле ресурсны теркәгән.
Источник https://www.tatar-inform.ru/news/society/15-04-2020/v-den-zhiteli-tatarstana-poluchayut-do-150-spam-pisem-na-temu-covid-19-5736339
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев