Татарстан күгендә НЛО күргәннәр? (ВИДЕО)
Кешеләр моны күреп НЛО дип куркуга калган.
Фото: социаль челтәрләр
Чаллы кешеләре төнге күктә гаҗәеп күренеш - "Глонасс-М" иярчене ракетасы эзен күреп, видеога төшергән. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдә чыккан фото һәм видеоларда төнге күктә очып баручы объект күренә.
Кешеләр моны күреп гаҗәпкә дә, куркуга да калган. НЛО микән дип фаразлаучылар да табылган.
- Кичә төнлә Плесецк космодромыннан җибәрелгән "Союз-2.1б" ракетасы "Глонасс-М" иярченен орбитага чыгарды. Ул 19,2 мең километрдан югарырак биеклектә оча.
Иярченне башка төбәкләрдә дә күреп, видеога төшергәннәр. Бу видеоны РЕН ТВ күрсәтте:
ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru/sozial-chelter-joldyzlari/tatarstan-k-gend-nlo-k-rg-nn-r-video/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев