Таиландтан татарстанлылар белән бергә Киров өлкәсе кешеләре дә кайтачак
Самолетта иң күп кеше Казан шәһәреннән ( 60кеше). Аларның кайберләре ике һәм өч бала белән. Шулай ук самолетта Чаллыдан 23 кеше кайта.
Таиландтан татарстанлылар белән бергә Казанга Киров өлкәсендә яшәүчеләр дә кайтачак. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы утырышында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
"Исемлектә 115 кеше. Бу рейста шулай ук Киров өлкәсе гражданнары да булырга мөмкин. Республика Президенты күрсәтмәсе буенча алар шулай ук обсерваторга җибәреләчәк», – дип билгеләп үтте Фазлыева.
Самолетта иң күп кеше Казан шәһәреннән ( 60кеше). Аларның кайберләре ике һәм өч бала белән. Шулай ук самолетта Чаллыдан 23 кеше кайта.
Моннан тыш, пассажирлар арасында Түбән Кама районыннан сигез кеше, Яшел Үзән районыннан биш кеше, Әлмәт районыннан һәм Югары Осланнан дүртәр кеше, Питрәч һәм Лаеш районнарыннан өчәр кеше, шулай ук Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Мамадыш районнары һәм Бөгелмә халкы бар.
Пассажирлар исемлегендә 18 яшькә кадәрге гражданнар-27 кеше бар. Бишесе-65+ яшьтә, дип йомгаклады Фазлыева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев