Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар «вэйп»ларга каршы чыга

Тәмәке тарту гына түгел, «вэйп», ягъни электрон сигарет парын сулау да – наркотик бәйлелекнең бер төре

Тәмәке тарту гына түгел, «вэйп», ягъни электрон сигарет парын сулау да – наркотик бәйлелекнең бер төре, ди психотерапевт Рамил Гарифуллин. Аның сүзләренчә, «вэйп»  куллану кайбер кешеләрдә нык бәйлелек барлыкка китерергә, аларның психикасын һәм ихтыярын какшатырга сәләтле. Нәтиҗәсе куркыныч булачак: депрессия, невроз, бәйлелек синдромы, хәтта кеше тормыштан ваз кичәргә мөмкин. – Табиблар «вэйп»ларга каршы чыга, чөнки алар сәламәтлеккә зыян сала. Моннан тыш, бу җайланманы  файдаланып, яшүсмерләрнең яшертен генә тыелган психоактив матдәләр куллана башлау куркынычы да бар,– ди психотерапевт. Электрон сигарет файдаланганда кеше  төтенне түгел, ә пар йота. Ул пропилегликоль, глицерин һәм төрле химик тәмләткечләр кушылган никотиннан тора. Андый «коктейль»дәге никотинны наркотик белән алмаштыру – вакыт эше генә, дип кисәтә Рамил Гарифуллин. «Вэйпер» образы хәзер модада, шуңа күрә яшүсмерләр өчен аның куркынычы аеруча зур. – Электрон сигаретларны закон дәрәҗәсендә тыюны таләп итәргә яки аларны сату тәртипләрен катгыйландырырга кирәк. «Вэйп»ларга салына торган сыек катнашмалар да лицензияләнергә һәм тикшерелергә тиеш. Сәламәтлеккә зыян сала торган гадәтләрне табиблар гына тыя алмый. Моны дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк, – диде Рамил Гарифуллин.

Чыганак: Атна вакыйгалары газетасы 

Рәмилә Сәлямова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев