Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су линияләре яңартыла.

Су - олы нигъмәт, кадерен белеп кулланыйк.

Барлык диярлек су линияләре Совет чорыннан калган һәм әледән-әле яңарту, төзекләндерү таләп итәләр. Мондый хәл кечкенә авылларда да, зур-зур шәһәрләрдә дә кабатлана. Су насосы эштән чыгу очраклары да бар,  бу бигрәк тә су куллану кискен арткан вакытта күзәтелә.

Соңгы елларда авылларыбызда су линияләрен яңарту, модернизацияләү өстендә эш алып барыла. Җәйгә чыккач кына да Баланлы, Михайловка, Октябрь, Әмәкәй, Иске Карамалы, Мәллә-Тамак, Исәнсеф, Симәк, Мөслим, Вәрәш-Баш, Түбән Табын авыл җирлекләрен су белән тәэмин итүче объектларда ремонт эшләре уздырдырылды. Ел дәверендә дә планнан тыш төзекләндерү эшләре башкарылып тора.

Су - олы нигъмәт, диләр. Аның кадерен белеп, кирәгенчә генә  кулланып, артыгын агызмыйча гына файдалансак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев