Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт – яшәү рәвеше

Мөслимдәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе эшчәнлеге белән таныштыру максатында мәктәп директоры Илшат Фазлыев белән әңгәмә кордык. 

– Илшат Марселевич, үсеп килүче яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләүдә мәктәп һәм аның тренер-укытучылары алдына куелган өстенлекле бурычларга тукталсагыз иде. 
 

– Безнең максат – балаларны һәм яшүсмерләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту бәрабәренә аларда кечкенәдән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик сәләтләрен үстерү. Спорт дөньясына аяк баскан кем генә җиңүләр, ахыргы югары нәтиҗәләр турында хыялланмый икән?! Билгеле инде, тренерлар шәкертләренең спортта югары дәрәҗәләргә ирешүе өчен тырыша, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе җыелма командалары өчен югары квалификацияле спортчылар әзерләүне максат итеп эшли. 
 

– Әлеге максатларга ирешү өчен районда бер-бер артлы спорт корылмалары төзелә. Аларда спортның нинди төрләре белән шөгыльләнергә була? 
 

– Моннан өч ел элек сафка баскан универсаль спорт залында баскетбол, бадминтон, мини футбол, өстәл теннисы өчен уен кораллары бар һәм тренажер заллары эшли. Район мәдәният йорты спортзалында көрәш һәм билбау көрәше белән шөгыльләнергә мөмкин. Гимназия базасында баскетбол, билбау көрәше һәм бассейнда йөзү дәресләре алып барыла. Лицейда шахмат дәресләре уза. “Яшьлек” стадионында хоккейчылар шөгыльләнә. 2019 елда “Кояшлы Ык” ял зонасында чаңгы базасы сафка басты. Быел “Тамчы” бассейны ачылу балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырды. 
 

Мәктәптә 11 спорт төре – татарча көрәш, бадминтон, волейбол, шахмат, хоккей, армспорт, билбау көрәше, баскетбол, өстәл теннисы, йөзү һәм чаңгы буенча дәресләр алып барыла. Әлеге спорт төрләре буенча барлыгы 474 бала шөгыльләнә. 
 

– Илшат Марселевич, спорт мәктәбендә кадрлар проблемасы күзәтелми дип беләбез. Тренер-укытучылар составы белән дә таныштырсагыз иде. 
 

– Барлыгы 20 тренер-укытучыбыз бар. Аларның 14е – югары белемле, 4есе махсус урта һөнәри белемгә ия. 2 тренерыбыз читтән торып югары белем ала. 6 тренер “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” дигән мактаулы исем йөртә. 
 

Тренерлар өч ел саен Идел буе дәүләт физик культура академиясендә белем күтәрү курсларында укыйлар һәм аттестация узалар. Тренерлар, белем күтәрүдән тыш, даими рәвештә мастер-класслар үткәрәләр, бер-берсенең дәресләренә керәләр, тәҗрибә уртаклашалар. 
 

– Спортчылар яуланган үрләр белән дә таныштырсагыз иде. 
 

– Спорт мәктәбе беренчелегенә һәр спорт төре буенча ярышлар үткәреп торыла. Укучыларыбыз, республика, Россия, Европа һәм дөньякүләм ярышларда катнашып, зур җиңүләр яулый. Узган уку елында республикакүләм ярышларда 210 бала катнашып, 67 призлы урын алуга иреште. 13 бала Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашты һәм 24 призлы урын яулады. Халыкара ярышларга барган 2 укучыбыз 2 призлы урын белән кайтты. 
Безнең өчен республикадагы спорт мәктәпләре арасында үткәрелүче рейтинг нәтиҗәләре дә зур күрсәткеч булып тора. 2018-2019 уку елында республикадагы 170 спорт мәктәбе арасында Мөслим 32нче урында иде. 2019-2020 елгы рейтингта 10нчы урынга күтәрелүебез спорт мәктәбе коллективының тырыш һәм тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе бу. 

 

Спорт мәктәбенең матди-техник базасы да яңара. ТР Спорт министрлыгының да ярдәме белән 142 мең сумлык спорт инвентаре һәм җиһаз кайтарылган иде. “Татнефть” җәмгыяте хоккейчыларга 60 мең сумлык җиһаз бүләк итте.

 

Спорт мәктәбенә федераль стандарт буенча теләге һәм сәламәтлеге буенча медицина белешмәсе булган, физик әзерлек буенча контроль норматив үтәгән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Мәктәптә шөгыльләнүче һәр бала елга ике тапкыр гомуми һәм спорт физик әзерлеге буенча һәр спорт төренә аерым контроль нормативлар тапшыра.

Әлфинур Ногманова.

Фото – спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев