“Созвездие-Йолдызлык – 2022”
Яңалыклар

“Созвездие-Йолдызлык – 2022”

Иң яхшы номерлар фестивальнең гала-концертына сайлап алынды.

9-10 март көннәрендә Әгерҗедә «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабы узады. Фестивальдә катнашу өчен Менделеевск, Минзәлә,  Актаныш районнарыннан бик күп командалар килгән иде.

Иң яхшы номерлар фестивальнең гала-концертына сайлап алынды. 

 Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге "Тукай бизәкләре" бию ансамбле беренче урынны алды. 

 "Мөслим йолдызчыклары" - икенче, 

 "Мизгел" бию ансамбле өченче урында.

 Конферанс чыгышлар белән Илназ Морзаханов икенче урынны яулады. 

 Вокалистлар - Азалия Хафизова, Алия Бухарова, Гүзәл Зиннурова, Нияз Мирзаянов - икенче, 

"Гүзәл кызлар" ансамбле беренче урынга лаек булды.

Котлыйбыз! Афәрин, мөслимлеләр! 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев