Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сигезенче ФАП ачылды.Фоторепортаж

Кичә Түбән Табын авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Муллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район активы, хастаханә хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.

Халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен тиешле шартлар тудыру, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатында республика программасы ярдәме белән төзелгән бина җирлекнең күрке булып тора. Тирә-якны ямьләп торучы бина авыл башында ук урнашкан. Объектны “Азнакайнефтемаш” җәмгыяте төзүчеләре сафка бастырды. Электр белән җылытылучы пунктның гомуми мәйданы 70 кв.м. тәшкил итә. ФАПта кабул итү, процедура, санузел, хуҗалык бүлмәләре бар. Үзара салым акчасы хисабына пунктның территориясе төзекләндерелгән, койма коелган, керү юлына гравий һәм вак таш түшәлгән, канализация, су кертү, отмостка эшләре дә башкарылган. 
Район башлыгы Рамил Муллин авыл халкын фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы ачылу белән котлады: 
– Авылда юллар да булыр, яңа көнкүреш биналары да, башкасы да. Иң мөһиме – җирлектә халык булсын. Халкы булган авылны төзекләндерү, яңа биналар ачу – үзе куаныч. Бүген сафка баскан пункт халык файдасына эшләсен! 
– Европаның бер шәһәренә тиңлим мин Мөслимне. Кая барсам да, мөслимлеләрне үрнәк итеп сөйлим. Авыл җирлекләре димәссең, шәһәрчә төзекләндерелгән, заманча яңа биналар, аларны җиһазландыру – югары дәрәҗәдә! Булганның кадерен белеп яшәргә генә кала, – диде үз чыгышында ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин. 
Авыл фельдшеры Илгизә Гайнелхакова (рәсемдә) өчен яңа ФАП ачылу – күптән көтелгән вакыйга. 1983 елда Минзәлә медицина көллиятен тәмамлаган кыз юллама буенча Түбән Табын авылына килә. Ул вакытта пункт иске мәктәпнең бер бүлмәсендә урнашкан була. Ике айдан пунктны колхоз фатирына күчерәләр. 
– Җылылык җитмәгән бүлмәдә 36 ел эшләдем. Эшләү өчен тиешле шартлар булмау, медицина җиһазларының җитенкерәмәве, иске булуы борчый иде, әлбәттә. Бүгенге бәхетне күрергә дә насыйп итте Ходай, – ди Илгизә апа. 
Түбән Табын авылында яшәүчеләр, бигрәк тә өлкәннәр, пунктның ачылуын түземсезләнеп көтте. 
– Фельдшер-акушерлык пунктының өлкәннәр ункөнлеге якынлашканда ачылуы – үзе бер бүләк. Бу эшне оештыручыларга, башкарып чыгучыларга, район җитәкчелегенә авыл халкы исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Уңайлы, матур, заманча бинада медицина хезмәте күрсәтү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Төрле медицина процедуралары башкару өчен хәзер барысы да үзебездә булачак, – ди Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. 
Әлеге бина – “Модульле ФАПлар төзү” республика программасы кысаларында районда сафка баскан модульле яңа ФАПларның сигезенчесе. Әлеге объектның бәясе 2 млн 904 мең сум тәшкил итә. Районнан ерак урнашкан авыллар өчен мондый ФАПлар төзелү – зур шатлык. Барлык таләпләргә туры китереп салынган бинада квалификацияле белгеч эшләве дә сөендерә. Бина халыкка озак еллар хезмәт итсен! 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев