Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Сәяхәткә – үз машинаң белән

“Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты сәяхәт яратучыларны автосәяхәткә чакыра

“Туризм һәм кунакчыллык” – Россиядә 2021 елда гамәлгә куелган һәм 2024 елда яңартылган илкүләм проектларның берсе. Проектның максаты – россиялеләрне, уңайлы һәм дусларча ял итү формасы буларак, автосәяхәткә илһамландыру, ил икътисадында туристлык тармагының ролен күтәрү һәм 2030 елга туристлык сәфәрләре санын 140 миллионга кадәр арттыру. Милли проект 2030 елга кадәр исәпләнгән.

Сораштырулардан күренгәнчә, россиялеләрнең күбесе авто-сәяхәтләрне гаилә белән ял итү формасы буларак кабул итә. Сораштыруда катнашучыларның 62 проценты сөйгәне белән авто-сәяхәтләрне үз итә икән. Балалары белән автосәяхәткә чыгучылар 43 процентны тәшкил итә. Туган-тумачалары белән баручылар – 33 процент.

Автосәяхәтләрне ял көннәрендә кыска сәфәрләр өчен генә түгел, озак вакытлы ял өчен дә сайлыйлар. Мондый сәяхәтләр җәмәгать транспортына бәйлелекне киметә. Сәяхәттә йөргәндә, алдан планлаштырылган маршрутны үзгәртергә дә мөмкин. Үз автомобилеңдә йөрү – ял итү өчен уңайлы атмосфера тудырырга, юлда барганда, яраткан музыкаңны тыңларга, кирәк булганда, тәнәфесләр ясарга һәм матур урыннарда тамак ялгап алырга мөмкинлек бирә. Шунысы да бар: мондый сәфәргә үзеңә уңайлы вакытта чыгарга мөмкин.

Районыбызда автосәяхәтләрдә йөрүче гаиләләр байтак. Иске Вәрәш авылында яшәүче Ландыш һәм Илгиз Мирсәяповлар, мәсәлән, ике дистә елдан артык үз машиналары белән сәяхәткә чыгалар. Алар сәяхәткә икесе генә дә, балалары, гаилә дуслары белән дә йөри.

– Гаилә корганнан бирле ел саен үз машинабызда ял итәргә барабыз. Тормыш иптәшем Илгиз иң элек миңа районыбыз авылларын күрсәтеп чыкты. Мөслимдә туып-үссәм дә, район үзәгеннән читтә урнашкан авылларны күргәнем юк иде. Шуңа минем өчен бу бик кызыклы булды. Районыбыз авылларын карап чыккач, республикабыз районнары белән таныша башладык. Һәр районның үзенчәлекле матур-истәлекле урыннары бар. Аннан республикабыз белән чиктәш өлкәләргә һәм чит илләргә йөри башладык, – ди Ландыш Мирсәяпова. – Кырымда һәм Сочида, Кабардино-Балкарияда, Геленджикта, Железноводск, Кисловодск, Есентуки кебек Кавказ шәһәрләрендә булдык. Кучугурыда “Сваты” сериалы төшерелгән урыннар белән танышып кайттык. Волгоградтагы Мамай курганы тарихи-мемориаль комплексында берничә тапкыр булдык. Анда күпме барсак та, һәрвакыт беренче тапкыр күргән кебек. Ростов-на-Дону, Чечня, Грузия, Төркия матур табигате белән күңелебезне яулады. 40тан артык республика һәм шәһәрдә булдык, Домбай, Эльбрус, Чегет тауларын күрдек. Сәяхәтләргә күпчелек тормыш иптәшем белән йөрибез. Ялга, гадәттә, җәйге чорда барырга тырышабыз. Сентябрь-октябрь айларында да сәяхәткә барганыбыз бар. Юлга чыккач, бер атна гына түгел, ә айга якын йөреп кайтабыз. Конкрет бер маршрут сайламыйбыз, юлга чыккач, күңелебезгә ошаган юнәлештә сәяхәт итеп кайтабыз. Сәяхәттә алган хис-кичерешләрне сөйләп бетерә торган түгел. Ялга барып кайтканнан соң эшкә чыгу белән киләсе елны көтә башлыйбыз.

Гаилә белән автосәяхәткә йөрүчеләр арасында Мөслимдә яшәүче Чулпан һәм Рамил Морзахановлар да бар.

– Без ял-сәяхәтләргә балаларыбыз белән йөрергә яратабыз. Автосәяхәткә кирәкле бөтен әйберне үзең белән алырга була. Балалар белән барганда, машинада сәяхәт итү бигрәк тә уңайлы. Юлда барганда, үзең теләгән вакытта туктап ял итәргә, тамак ялгап алырга да җайлы. Юл буйларында уңайлы кунакханәләр, хәтта ягулык салу станцияләрендә дә ял итү урыннары, балалар өчен уен мәйданчыклары бар. Кирәк булса, теләсә кайсы вакытта отельгә урнашырга була. Шуңа машинада сәяхәт итү уңайлы һәм кызыклы, – ди Чулпан Морзаханова. – Без башта райондагы урманнарны, аннан авылларны карап чыктык. Аннан күрше-тирә районнарга, шәһәрләргә йөрдек. Мәркәзебез Казанга бик еш барабыз. Бер җәйге ялыбызда Кырлай, Свияжск, Болгар музей-тыюлыкларында йөреп кайттык. Ә икенче ялыбызда Мәскәүгә юл тоттык. Анда барганда, Түбән Новгород, Владимир шәһәрләрендәге истәлекле урыннар белән дә танышып чыктык. Икенче көнне Мәскәүгә барып, анда берничә көн кунып, бик күп тарихи урыннарда булып, музейлар карап йөрдек. Өченче тапкыр Мәскәүгә баргач, аннан Санк-Петербургка юл тоттык. Һәр җирдә истәлеккә фотога төшәбез һәм, кайткач, балалар белән фотоальбомнар ясыйбыз. Тормыш иптәшем һәм туганнарыбыз белән Кырымнан башлап Абхазиягә кадәр йөреп кайткан идек.

Күп йөргән – күп белгән, ди халкыбыз. Һәр сәяхәт яңа мәгълүмат бирә, яңалыклар ача, яңа урыннарны күрү, өйрәнү мөмкинлеген бирә.

Мөслимебез дә туристик инфраструктура юнәлешендә үсешкә йөз тота. Туган җиребезнең матур табигате үзенә тарта. “Кояшлы Ык” ял паркы төзелгәч, җирлегебезгә килүче кунакларның да, туристик сәяхәттә йөрүчеләрнең дә саны бермә-бер артты. 2025 елда Ык буенда глэмпинглар эшли башлады. Алар “Туризм һәм кунакчыллык” милли проектын гамәлгә ашыруда ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Кунаклар, туристлар җирлегебезгә җәй көне генә түгел, ә теләсә кайсы ел фасылында аяк баса ала. Мөслимнең туристлар өчен кызыклы ял урыны булачагына өмет зур.

Фото – Мирсәяповларның гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев