Сабантуйда катнаштык
Сабада беренче тапкыр массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында Сабантуй узды.
Саба районында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте оешуның 15 еллык юбилее билгеләп үтелде. Республика күләмендә үткәрелгән бәйрәмдә "Татмедиа"га караган массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Сабантуй форматында узган чарада кунакларны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, "Татмедиа" республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
Мөслим матбугат үзәге хезмәткәрләре бәйрәмдәге барлык ярышларда да актив катнашты. Канат тарту бәйгесендә Мөслим командасы беренче өчлеккә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев