Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

САБАНТУЙ-2018: Викингка тиң булмады

Көн үзәгендә Сабантуй халкы янәшәдәге ипподромга күчеп бетте диярлек. Ни дисәң дә, атлар чабышы күпләрне үзенә тарта шул. Күпләр милли бәйрәмне нәкъ менә ат чабышын карар өчен генә көтеп ала. Быел башка елларга караганда шактый күп – 40ка якын ат узышты.

       Сарман, Азнакай, Минзәлә районнарыннан, Башкортостан Республикасыннан да чабышкылар һәм юртаклар килгән иде. 
Шулай да күпчелекне үзебезнең җирлектә тәрбияләнгән атлар тәшкил итте. Иске Сәет, Яңа Сәет, Тойгелде, Дусай, Баланлы, Яңа Усыдан килгән иде алар. Олы Чакмактан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Артур Гаспорян да әнә Орлик кушаматлы чиста токымлы ат куйган ярышка. Мөслимнән Илгиз Исламовның чабыш аты катнашты. Мөслимдәге ат спорты мәктәбеннән Фазаел Вәлиев үзе генә дә Сабантуйга дүрт юртак әзерләгән иде. Ә инде бизәлгән җигүле ат һәм Маугли кушаматлы пони чараның күрке булды. Узыш юлы уртасындагы аланда балалар аларга утырып кинәнде дә соң! Бәйге башланыр алдыннан җигүле ат белән пони алкышлар астында халык алдыннан да узды әле. Фазаел Вәлиевнең оныгы Азалия (рәсемдә), әле кечкенә булса да, үзен понида чын җайдакларча оста тотты. Хәер, ат җене кагылган Фазаел оныгы башкача була да алмыйдыр ул. 


       Бәйгенең баш хөкемдары һәм комментаторы Фәнил Галиев, атлар старт сызыгына басканчы ук, танылган юртакларның һәм чабышкыларның нәселе, яулаган җиңүләре турында гомуми мәгълүматлар бирә башлады. Араларында әби-бабалары Америкада, Финляндиядә  һәм Италиядә туган атлар да бар икән. 
       Менә бәйгегә старт бирелде. Алдан уйнатылган жирәбә нигезендә иң элек 1600 метрлы дистанциядә 2 яшьлек юртаклар узышты. Бу заездда Тойгелдедән Мәхмүт Баһауетдиновның Герцогинясы, дистанция башыннан ук җиңүгә ышаныч белән барса да, финишка җитәр алдыннан гына аны Яңа Сәеттән Мирзафатыйх Мирзасалиховның Граммофоны узып китте. Икенче заездда узышкан биш юртак арасында Мөслимдәге ат спорты мәктәбеннән Фазаел Вәлиевнең Черное золотосы иң җитезе булып танылды. Өченче заездда Тойгелдедән Айдар Зиннуровның Викингы дистанция дәвамында авылдашы Илкам Фәйзуллинның Гильсирасыннан бер баш кына диярлек алда барды. Берара Гильсира, эчке “кругка” басып, лидерлыкны үз кулына алды. Шулай да Викинг финиш сызыгын беренче булып үтте. Дүртенче һәм бишенче заездларда Мөслимдәге ат спорты мәктәбенең Фазаел Вәлиев әзерләгән Гекон һәм Гамлет финишка беренче килде. Аларның берничә тапкыр Мөслимдә һәм күрше-тирә районнарда Сабантуй чемпионы булган, төрле бәйгеләрдә район данын яклап җиңү яулаган юртаклар икәнен дә әйтергә кирәк. Соңгы заездда Сарман, Азнакай һәм Бакалыдан килгән “кунак” юртаклар узышты. Бу юлы Сарманнан Әлфия Юнысованың Кронц Чип кушаматлы аты беренчелекне бирмәде. 
       Җиңүчеләр финалда көч сынашты. Өч заездда беренче урынны алган Фазаел Вәлиевнең атларын кемнәр генә юырттырыр икән, дип борчылган идек. Черное золотога – Фазаелның хатыны Илсөяр, Геконга – Мөслимнән Айбулат Имматуллин утырды. Әллә Фазаелның тактикасы шундый булды – узган елгы Сабантуй чемпионы Гамлет беренче әйләнештә алты ат арасында дүртенче барды. Дистанциянең яртысын узуга, алга ыргылып, лидерлыкны үз кулына алды. Ләкин, юырту техникасын бозу аркасында, яуланган позициясеннән чигенергә туры килде. Айдар Зиннуровның Викингы, финишка беренче килеп, 2018 елгы Сабантуй чемпионы исемен алды һәм суыткычка (спонсоры – “Наиком” ягулык станциясе) лаек булды.
       – Викингка әле биш кенә яшь булса да, өметемне аклап килә. Бик күп ярышларда катнашабыз. Казан, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләрендә, Башкортостанның Дүртөйле районында узган бәйгеләрдә берничә мәртәбә призлы урыннар алдык, – ди Айдар Зиннуров.
Финалда икенче урында – Сарманнан Әлфия Юнысованың Кронц Чипы, өченчедә – Мөслимнән Фазаел Вәлиевнең Гамлеты калды. 
Чиста токымлы чабыш атлары арасында Дусайдагы “Муллагалиев” фермер хуҗалыгының Эльдар Гобәйдуллин иярләгән Рашен Аккаунтына тиң булмады. Икенче урында – Минзәләдән Раил Газизовның Барбие, өченче урында – Яңа Усы авылыннан Василий Пискуновның Евасы. Аның җайдагы Ринат Пискунов, бик яшь булса да, үзен өметле спортчы итеп танытты. Җирле атлар узышында Башкортостанның Илеш районыннан Руслан Вилдановның Гретасы финишка беренче килде. 
Җирле атлар узышында 11 чабышкы катнашты. Беренче ике урынны Башкортостанның Илеш районыннан килгән Грета һәм Эфес яулады. Җайдаклары – Руслан Вилданов һәм Владик Муллаянов. Өченче урында Мөслимнән Илгиз Исламовның Орлигы (җайдагы – Руслан Минеев).
       Ат яраткан гаярь ир-егетләр һәм кыю хатын-кызлар булганда “көмеш тояклар”ның даны кабат таралыр, аларга игътибар артыр әле. Әлегә Фазаел Вәлиев “Яшьләр өйрәнергә теләми”, дип борчылса да, Мөслимдә ат спорты белән кызыксынучылар артыр, шәт. Район җитәкчелегенең Казаннан махсус тренер китерү нияте булуын да исәпкә алсаң, киләчәк өметле күренә.

       Әлфинур НОГМАНОВА.

       Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев