Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

САБАНТУЙ-2018: мөслимлеләр игътибарына 500гә якын үзешчәнне берләштергән тамаша тәкъдим ителде

500гә якын үзешчәнне берләштергән сабантуйнын музыкаль-хореографик композициядә туган җиребезнең матурлыгына, хезмәт сөючән халкына, игенче хезмәтенә дан җырланды.

       Җирлегебездәге бию коллективлары, фольклор ансамбльләр, район үзәгендәге мәктәпләр, аграр көллият укучылары, район һәм авыл мәдәният йортлары, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренең милли бизәкләр белән сугарылган чыгышы чын мәгънәсендә бәйрәмнең йөзек кашы булды. Соңыннан мәйдан уртасына зур ашъяулык җәелде. Күпереп пешкән икмәк, чәкчәк, бәлеш, кәрәзле бал урын алган татар табыныннан кунакларга да өлеш чыкты – аларга кайнар вак бәлеш өләштеләр. Мул ризыклы татар табыны артында җыр-биюгә, бәйгеләргә бай бәйрәм гөрләде. 
       Халыклар дуслыгы ордены иясе 80 еллык тарихы булган Татар халык җыр һәм бию ансамбле артистларының дәртле биюләре һәм җырлары, районыбыз үзешчәннәре чыгышы Сабантуйны тагын да бизәде, милли төсмерләр белән баетты. 
Әлфинур Ногманова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев