Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте

Бу хакта бүген журналистларга ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева сөйләде.

1.Бик кирәк булган очракта гына фатирдан чыгарга мөмкин. Мәсәлән, ашыгыч медицина ярдәме алу өчен.

2.Өйдән эшкә махсус белешмә буенча гына чыгарга мөмкин булачак.

3.Эчке эшләр министрлыгы рейдлары оештырылачак.

4.Җәмәгать транспорты эше чикләнә: 1 апрельдән шәһәрара һәм муниципальара ташулар ябыла. Шәһәр маршрутларында автобуслар эшләячәк, әмма рейслар арасындагы интервал арттырылачак.

5. Әгәр кешенең гамәле (изоляцияне үтәмәү) үлемгә китерсә яисә башка кешеләргә авыру йоктырса җинаять җаваплылыгы көтә.

6. Шәхси транспортта эшкә генә йөрергә ярый.

7.Татарстанга килгәннәрнең барысы да автомат рәвештә үзизоляция режимына керергә тиеш.

8. Үзизоляция режимы теләсә кайда тормышка ашырылырга мөмкин: дачада да, авылда да, үз фатирларыгызда да, ләкин бу дусларны кунакка чакыруны күздә тотмый.

Махсус режимның кайчан тәмамланасы билгеле түгел. Вәзгыятьне тотрыкландырганчы, дип сөйлиләр. Төгәлрәк мәгълүмат якындагы көннәрдә булачак.

Источник http://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/tatarstan-respublikasy-prezidenty-rstm-minekhanov-tatarstanda-gomumi-izolyatsiya-rezhimyn-iglan-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев