Рөстәм Миңнеханов Татарстанда чәчтарашханәләрне ачу мөмкинлеген карарга кушты
Йөкләмә бүген Рөстәм Миңнеханов һәм РФ бизнес-омбудсмены Борис Титовның республика эшкуарлары белән онлайн-очрашуы барышында яңгырады.
Татарстан Президенты беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллинга һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага катгый санитар-эпидемиология таләпләрен үтәүне исәпкә алып, чәчтарашханәләр эшен яңадан торгызу мөмкинлеген өйрәнергә кушты. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Йөкләмә бүген Рөстәм Миңнеханов һәм РФ бизнес-омбудсмены Борис Титовның республика эшкуарлары белән онлайн-очрашуы барышында яңгырады. Бизнесменнар чәчтарашханәләрне ачу мөмкинлеген карауны сорадылар.
«Рөстәм Миңнеханов игътибарны, бер яктан, социаль кирәклеккә юнәлтте. Шул ук вакытта хезмәт күрсәткәндә парикмахерның да, клиентның да сәламәтлеге куркыныч астына куела. Шуңа күрә Президент карар кабул иткәндә республика халкының тормыш һәм сәламәтлек иминлегенә таянырга чакырды", - дип билгеләде Лилия Галимова.
Шулай ук элемтәгә утырту материалын сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр дә чыкты.
https://www.tatar-inform.ru/news/politics/14-04-2020/minnihanov-poruchil-prorabotat-vozmozhnost-otkrytiya-parikmaherskih-v-tatarstane-5736139
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев