Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Продуктлылыкны яхшыртыйм дисәң

Туганнарыбыз соңгы елларда сыерларын ясалма орлыкландыру юлы белән каплата. Бу алымга бик ышанып бетмәсәм дә, быел ясалма орлыкландыру белгечләренә мөрәҗәгать итәргә уйлыйм. Ясалма орлыкландыруның өстенлекләре һәм әлеге хезмәтне күрсәтүчеләр хакында беләсем килгән иде.  Р. Мортазин. Мөслим.

Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел хезмәте бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Сабирова җавап бирә:
– Шәхси хуҗалык терлекләренең продуктлылыгын яхшыртуда һәм сәламәт үрчем алуда ясалма орлыкландыру отышлы алым булып тора. Ясалма орлыкландыру сыерларның бозаулау һәм яңадан каплатуга әзерләү вакытын төгәл билгеләү мөмкинлеге бирә. Ясалма орлыкландыру юлы белән туган бозауларның продуктлылыгы югары була. Әйтик, үгез бозаулар тәүлегенә 1200-1500 грамм артым бирергә сәләтле. Таналарның продуктлылыгы да күпкә югары. 
Күп очракта шәхси хуҗалыктагы сыерларны нәселле булмаган түбән продуктлы үгезләр файдаландыра. Бу очракта үгезләр аша бруцеллез, вибриоз, трихомоноз, лептоспироз, лейкоз кебек куркыныч авырулар йогу куркынычы бар. 
Бүгенге көндә районда шәхси хуҗалыкларда 6 мең 826 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 2845е – савым сыерлар. Терлекләрнең генетик потенциалын арттыру максатында Симәк һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә махсус җиһазланган ветеринария пунктлары хезмәт күрсәтә. Аларда технологлар Илмир Әхмәдиев һәм Ризатдин Фазлыев эшли. “Йосыпов”, “Кәлимуллин” крестьян-фермер хуҗалыклары базасында дүрт ясалма орлыкландыру пункты исәпләнә. Аларда махсус белемле технологлар Галия Мансурова (Исәнсеф һәм Үрәзмәт авыллары), Әнвәр Камалетдинов (Метрәй, Мөслим, Вәрәшбаш, Яңа Усы), Марсель Шакиров (Тойгелде, Михайловка), Эльза Ямалетдинова (Түбән Табын, Мәлләтамак), Нина Басорина (Рус Шуган һәм Олы Чакмак) авыл җирлекләрендә хезмәт күрсәтә. 
Орлык материалларын һәм азотны махсус җәмгыять һәр ай саен алып килеп тарата. Бүгенге көндә кара-чуар, холмогор, татар тибы орлыгы тәкъдим ителә. Ит юнәлешендә эшләргә теләүчеләргә герефорд орлыклары тәкъдим ителә. Бер каплату 800 сум тәшкил итә. Бер ай эчендә сыер кабат теләккә килсә, орлыкландыру бушка башкарыла. Сорауларыгыз булса, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. 

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев