Пенсиягә кайчан һәм ничә яшьтә чыгабыз? (ГРАФИК)
Россия премьер-министры Дмитрий Медведев илдә пенсия яше артачак дип игълан итте. Әгәр бу карар Дәүләт Думасында хупланса, пенсиягә кайчан чыгасыгызны исәпләп чыгару өчен без тәкъдим иткән махсус графиктан файдаланыгыз.
Пенсия реформасы әкренләп гамәлгә ашырылачак. 2019 елдан пенсиягә чыгу тәртибе түбәндәгечә булачак:
- 1959 елгы ир-атлар, 1964 елгы хатын-кызлар 2020 елда 61 һәм 56 яшьтә пенсиягә чыгачаклар.
- 1960 елгы ир-атлар, 1965 елгы хатын-кызлар 2022 елда 62 һәм 57 яшьтә пенсиягә чыгачаклар.
- 1961 елгы ир-атлар, 1966 елгы хатын-кызлар 2024 елда 63 һәм 58 яшьтә пенсиягә чыгачаклар.
- 1962 елгы ир-атлар, 1967 елгы хатын-кызлар 2026 елда 64 һәм 59 яшьтә пенсиягә чыгачаклар.
- 1963 елгы ир-атлар, 1968 елгы хатын-кызлар 2028 елда 65 һәм 60 яшьтә пенсиягә чыгачаклар.
- 1969 елгы хатын-кызлар 2030 елда 61 яшьтә пенсиягә чыгачаклар.
- 1970 елгы хатын-кызлар 2032 елда 62 яшьтә пенсиягә чыгачаклар.
- 1971 елгы хатын-кызлар 2034 елда 63 яшьтә пенсиягә чыгачаклар.
Реформа тулысынча кереп беткәч, Россиядә ир-атлар 65, хатын-кызлар 63 яшьтән пенсиягә китә башлаячак.
ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru/copayjavap/pensiyag-kaychan-m-nich-yasht-chygachaksyz-grafik/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев