Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиягә алдан чыгып буламы?

2019нчы елдан 42 ел стажы булган ир-атлар гомуми кабул ителгән яшьтән ике елга иртәрәк (әмма 60 яшьтән иртәрәк түгел) пенсиягә чыга ала. Хатын-кызлар өчен стаж – 37 ел (55 яшьтән иртәрәк түгел). 

“Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 350-ФЗ санлы 2018нче елның 3 октябрендәге Федераль законы беренче тапкыр дәвамлы хезмәт стажы булган гражданнарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы кертә. 2019нчы елдан 42 ел стажы булган ир-атлар гомуми кабул ителгән яшьтән ике елга иртәрәк (әмма 60 яшьтән иртәрәк түгел) пенсиягә чыга ала. Хатын-кызлар өчен стаж – 37 ел (55 яшьтән иртәрәк түгел). 
Дәвамлы стаж белән бәйле рәвештә вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен иминият стажы гына, ягъни хезмәт эшчәнлеге исәпкә алына. Иминият булмаган чорлар (армия хезмәте, бала тәрбияләү буенча ял, эшсезлек буенча пособие алу чоры, өлкәннәрне яисә инвалидны тәрбияләү һ. б.) стажга кертелми. 
Бүгенге көнгә булган стажны ПФР сайтындагы гражданның шәхси кабинетында яисә дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин. Стаж турындагы мәгълүматны пенсия бүлегеннән һәм күпфункцияле үзәктә алырга була. Исәпләнмәгән эш чоры булган очракта мәгълүматларны пенсия билгеләгәндә исәпләү өчен раслау документларын пенсия бүлегенә тапшырырга кирәк. 

Мөслим районында клиентларны 
кабул итү хезмәте.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев