Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Патяшина: үз-үзеңне изоляцияләүне бозу ТР да Cavid-19 авыру санының кискен үсешенә китерәчәк

Татарстанлыларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән элемтәләрне чикләргә кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

"2-3 атна дәвамында өйдә булу җиңел түгел, ләкин бүгенге көндә барыбызга да үз-үзебезне изоляцияләү режимында мөмкин кадәр озаграк торырга тиешлегебезне аңлау бик мөһим", - дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе.

Патяшина шулай ук татарстанлыларны кунакка йөрмәскә һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән элемтәләрне чикләргә чакырды.

«Яшь буында бу инфекция симптомсыз диярлек яки җиңел симптомнар белән уза, ләкин бер симптомсыз авыручы ким дигәндә бер кешене йоктыра алуын аңларга кирәк", - дип билгеләп үтте спикер.

Марина Патяшина шулай ук бүгенге көндә Татарстанда кертелгән чикләү чаралары коронавирусны булдырмау өчен бик кирәк, дип ассызыклады.

Источник https://www.tatar-inform.ru/news/health/14-04-2020/patyashina-narushenie-samoizolyatsii-privedet-k-rezkomu-rostu-zabolevshih-covid-19-v-rt-5736114

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев