Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйдә утырыгыз!

Бүгенге көндә Мөслим районына чит илдән кайткан кешеләр исемлеге билгеле.

Аларга Россия Федерациясе территориясенә кергәндә чит илдән кайткач изоляцияләнү кирәклеге аңлатылган. Район хастаханәсе табиблары әлеге исемлектәге кешеләрнең хәлен белешеп тора. Районда коронавирус белән авыручылар юк, ди табиблар. Яңа коронавирус башка шәһәр яки районнардан кайтучыларда да булырга мөмкин. Шуңа һәркемнең изоляцияләнүе, өйдә торуы сорала. Кунакка йөрүдән, туганнар, дуслар белән очрашулардан тыелып торыгыз! Бу коронавирусны кисәтү, таратмау өчен кирәк! Изоляцияләнеп, без үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәт булуын тәэмин итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев