Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр ялгыз түгел!

Өлкәннәрне ялгыз калдырмау – һәркемнең изге бурычы. Авыр чакта өлкәннәргә бергәләп ярдәм итик! Коронавирус инфекциясен, грипп һәм кискен респиратор вирус авырулары таралуны кисәтү максатында республика җитәкчелеге халык арасында кисәтү һәм саклык чаралары күрү кирәклеген искәртте.

– Ялгызы гомер итүче өлкәннәр һәм сәламәтлекләре чикле гражданнар күп кеше булган урыннарда, сәүдә нокталарында йөрүне чикләсен иде. Азык-төлек һәм дарулар кирәк булганда алар 2-40-88 (кәрәзле телефон аша – 885556-2-40-88) номеры буенча кайнар линия телефонына шалтыратып, заказ бирә ала. Кирәкле азык-төлек һәм дарулар җыелмасы гражданнар акчасына сатып алына һәм күрсәтелгән адрес буенча җибәрелә. Өлкәннәр дә, башкалар да, социаль яклау органнарына килмичә, дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрүгә өстенлек бирсен иде, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.
Өлкәннәр ялгыз түгел. Бүгенге көндә җирлегебездән 220 өлкән кешегә 49 социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә.
– Социаль хезмәткәр – өлкәннәрнең таянычы ул. Алар килеп керсә, дөньялар яктырып киткәндәй була. Тиз генә идәнен дә юып алалар, токмачын да кисеп куялар, азык-төлек, дару кирәк булса, аларын да алып кайталар. Хезмәт күрсәтүчем Рәмилә Бариевадан бик канәгать мин. Бүген дөньяга таралган куркыныч авыру вакытында аларның янәшәдә булуы җанга тынычлык бирә, – ди Мөслимдә яшәүче Гөлфия Шәйдуллина.
Өлкәннәр – һәрвакыт игътибар үзәгендә. “Демография” милли проектының состав өлеше булып торучы “Өлкән буын” федераль милли проекты да өлкән яшьтәге гражданнарны кайгырту йөзеннән булдырылган.  Өлкәннәрне хастаханәгә медицина тикшерүе уздырырга илтү әлегә туктатылып тора.
– Бу биш елга исәпләнгән программа иде. Программа барышында 2408 мөслимле “Демография” илкүләм проекты ярдәмендә диспансерлаштыру узачак. “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район хастаханәсе белән берлектә бу эшне узган елның 2 сентябреннән башлады. Планлы дәвалау-диагностика чаралары, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре, медицина һәм скрининг тикшерүләре –  барысы да өлкәннәребезнең сәламәтлеген, гомер дәвамлылыгын кайгырту максатында башкарыла. Ерак авылларда яшәүчеләрнең күбесе мондый хезмәткә бик мохтаҗ, – ди “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роза Шиһапова.
– Безне һәрвакыт күз уңында тоталар. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль хезмәткәрләр махсус җиһазландырылган “Лада-ларгус” машинасында поликлиникага китерә. Коляскадагы пенсионерлар өчен дә бик уңайлы әлеге машина,– ди Мөслимдә гомер итүче Рәис Рәхимуллин. 
Бүгенгә барлыгы 801 кеше әлеге проект кысаларында диспансерлаштыру үткән. 2020 елда Мөслим үзәк хастаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк булган 2408 кешене китерү планлаштырылган булса, коронавирус сәбәпле бу эш әлегә туктатып торыла.

Лилия Шәймиева

Әлфинур Ногманова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев