Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оксанадан –“Салават күпере”

Беренче һәм икенче ашка кадәр табынга куела торган салатларның төре бик күп. Мөслимдә яшәүче Оксана Исламовадан “Салават күпере” салатын тәкъдим итәбез. 

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы 2-3 бәрәңге, 1 яшел кыяр, артык зур булмаган 2 помидор, 2 йомырка, 200 грамм ветчина, ярты банка чамасы консервланган кукуруз, 150 грамм маринадланган гөмбә, петрушка, тәменчә тоз, борыч һәм майонез. 
Әзерләү тәртибе: “Салават күпере” салатының ингредиентлары һәммәсе зур тәлинкәгә кечкенә таучыклар итеп өелә. Мондый салат өчен яшелчәләрнең төрле төстә булуы бик отышлы. “Салават күпере” салатына кыяр, помидор, бәрәңге, йомырка, ветчина, гөмбә саламлап турала. Бәрәңгене саламлап турыйбыз да, алтынсу төскә кергәнче табада көнбагыш маенда кыздырып алабыз. 
Зур түгәрәк тәлинкәгә янәшә итеп кыяр, йомырка, помидор, бәрәңге, консервланган кукуруз, ветчинаны салабыз. Тәлинкә шул рәвешле матур күлмәк кигән кызга охшап калачак. Салатны болгату өчен куе майонез яисә соус салырга онытмагыз. Ул тәлинкәнең уртасына салына. Яшелчәләр өстенә чама белән тоз, борыч сибәбез. Салатны петрушка белән бизәргә дә онытмагыз. Салатны ашар алдыннан гына болгатырга кирәк. 
Тәмле булсын! 
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото – Оксана Исламованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев