Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр мәктәбе эшли

Әлеге укуларда ел башыннан 46 әни катнашкан.

Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында район хастаханәсендә “Әни һәм бала” мәктәбе эшли.Мәктәп, исеменнән үк күренгәнчә, хатын-кызларны әни булырга әзерли. Биредә табиблар укулар үткәрә, әниләрне борчыган сорауларга җавап бирә. Әлеге укуларда ел башыннан 46 әни катнашкан. “Әни һәм бала” мәктәбе, бердән, булачак әниләргә ярдәм итүне күздә тота, икенчедән, демографик күрсәткечләрне яхшыртуны максат итеп куя. Участок табиблары тарафыннан да укулар оештырыла. Табиблар шикәр диабеты, буыннар авырулары һәм башка чирләр турында лекцияләр укый. Укуларда авыруның сәбәпләре, аны кисәтү һ.б. турында аңлата. Мондый укуларда 641 райондашыбыз катнашкан.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев