Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек ныгытырга?

Чәчне төрле катнашмалар ярдәмендә ныгытырга була.

Иң гади ысул: берничә телем арыш ипие йомшагы, 1 чи йомырка, 1 баш суган алына. Угычтан чыгарылган суганга йомырка, суда җиңелчә генә җебетелгән ипи йомшагы салып изәләр исе күңелгә оик хуш килмәс, ләкин чәч өчен файдасы күп.

Шалкан маен йомырка сарысы белән болгатып сөртсәң, шулай ук чәч төбе ныгыячак. Чәчне шампунь белән юганнан соң шалфей, кычыткан, ромашка төнәтмәләре белән чайкасаң да ялтырап, табигый төс алачак, үлән төнәтмәләре булганда бальзам да сөртергә кирәкми. Канлы үләнне кычыткан белән бергә төнәтеп, шул су белән чәчне чайкасаң, кавыкны бетерә. Кавыктан котылу өчен мондый чара да бар: йоклар алдыннан 6 тамчы розмарин белән 30 мл зәйтүн маен бергә болгатып чәч төбенә сөртәләр дә йомшак сөлге урап куялар. Иртән чәчне шампунь белән юалар. Йомырка агы сөртсәң, чәчне тукландыра, әчегән сөт исә йомшак итә, ялтырата.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев