Музейда очрашу
Яңалыклар

Музейда очрашу

Туган як музеенда ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан “Комсомол – безнең эшләребез, безнең яшьлегебез” исемле очрашу үтте.

Туган як музеенда ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан “Комсомол – безнең эшләребез, безнең яшьлегебез” исемле очрашу үтте. “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә оештырылган чарада лицейның 5-7 класс укучылары катнашты. Кунак итеп чакырылган язучы Роза Хәбибуллина һәм заманында ВЛКСМның район комитеты секретаре булган Фәридә Кирамова укучыларга комсомол тормышы турында сөйләделәр, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар.


Нет комментариев