Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең "Миләшкәй" балалар бакчасы 500 мең сум отты

Район үзәгендә урнашкан “Миләшкәй” балалар бакчасы Республика күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы “ конкурсында катнашып, янәдән зур җиңүләр  яулады.

       Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министырлыгы  тарафыннан “Грант җиңүче” дигән дипломга һәм 500 меңлек сертификатка ия булды. Җиңүчеләрне бүләкләү танатанасы 27 июнь көнне Кукмара шәһәрендә уздырылган август киңәшмәсендә оештырылды. Әлеге чарада “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Л.М.Харисова да катнашты. Киңәшмәдә “Миләшкәй” балалар бакчасының ике телдә укыту эшенең сыйфаты иң югары дәрәҗәдә дип бәяләнде. Конкурста 82 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе катнашып, 30 ин яхшы билингваль балалар бакчасы җиңү яулады. Элеге җиңү - “Миләшкәй” балалар бакчасының бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев