Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең 48 яшьлек ир-егете җинаять җаваплылыгына тартылды

19 июньнән 25 июньгә кадәр районда оператив хәл тыныч булды. Район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 55 (аңа кадәрге атнадагыга караганда 8гә кимрәк) хәбәр керде. 

       Атна дәвамында Баек авылында яшәүче 48 яшьлек ир-атка карата РФ ҖКның 264 маддәсе 1нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә иткән ир аңа кадәр дә шундый ук гамәл өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. 
      Мөслим лицее территориясендәге футбол мәйданчыгында онытып калдырылган “Stels-Pilot-310” маркалы велосипед югалу очрагы буенча РФ ҖКның 158 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды
Полиция хезмәткәрләре үткәргән профилактик чаралар вакытында һәм гражданнардан кергән хәбәрләр нигезендә 124 беркетмә төзелде. Алар нигездә җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр кулланучы һәм исерек хәлдә йөрүче, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын үтәмәүче, административ чикләүләрне һәм җәмәгать тәртибен бозучы, кеше кыйнаучы гражданнарга карата. 
       Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 117 шоферга беркетмә төзелде. Автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән 1 шофер тоткарланды. Атна дәвамында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Зыян күрүчеләр юк. 124 беркетмәнең 14е “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә ачыкланды. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды. 
       Узган атнада 5 кинәт үлү очрагы теркәлде.
      Моннан тыш Ташъелга авылында 1937 елгы ир-ат асылынып, якты дөнья белән хушлашкан. Әлеге факт буенча материал тикшерү комитетына җибәрелде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев