Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр тәрбиягә бала алган гаиләләр фестивалендә катнашты

30 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең  “Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае” бинасында опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Смирнова Рәмилә Мазһар кызы җитәкчелегендә тәрбиягә бала алган 3 гаилә «Йөрәк берлеге» исемендәге II Республика фестивалендә катнашты.

       Фестивальне “Ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәге” белгечләре оештырды. Камаловлар, Әгълиевлар һәм Шәяхмәтовлар гаиләләре үзләренең чыгышлары, күргәзмәләре белән чараны бизәделәр. Алар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Без аларга киләчәктәдә яңадан  - яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев