Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә хәләл үзәк булачак!

Әле кичә генә башланган кебек иде, инде Рамазан ае тәмамланды да. Мөселман өммәте бер ай дәвамында Аллаһы Раббыбыз ризалыгы өчен фарыз уразасын тотты, олы тәрбия мәктәбендә файдалы дәресләр алды.

        Тәүлекнең 19 сәгатьтән артык вакытын ашау-эчүдән тыелу белән генә түгел, мөмкин кадәр күбрәк яхшылыклар кылып калырга тырышты, нәфесен начар гадәтләрдән тыйды. Дин кардәшләребез белән бергәләп ифтар ашларына йөрү, мохтаҗларга ураза күчтәнәчләре өләшү, Коръән сүрәләре тыңлау, тәравих намазларында, саф-саф булып, Аллаһы хозурында басып тору, фитр сәдакаларын биреп, уразаларыбызда хасил булган хата-кимчелекләребезне кичерүне сорау күңелләребезне, рухыбызны пакъләде. 

                 Шунысы игътибарга лаек: Рамазан аенда сәдака салу өчен Мөслимдәге берничә кибеттә махсус әрҗәләр урнаштырылган иде. Аларда җыелган 50 мең сумга якын акча гает алдыннан 100ләп мохтаҗ гаиләгә ризыклата һәм акчалата ярдәм күрсәтүгә тотылган.
15 июнь көнне барча мөселман дөньясы, зурлап, Рамазан гаетен бәйрәм итте. Мөслимдәге Җәмигъ мәчетендә гает иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды. Аллаһ йортына олысы да, кечесе дә күпләп килгән иде. Гает намазына кадәр хәзрәтләр Коръән аятьләре укыды. Аннары Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов әхлаклы, иманлы бала тәрбияләү, Аллаһы Раббыбыз әмерләрен үтәп, Аның биргәннәренә шөкерана кылып яшәүнең фазыйләтләре турында вәгазь укыды. Бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен ирештерде. Гаеттә изге дога һәм ихлас теләкләр күп яңгырады. Район башлыгы Рамил Муллин мөселманнарны республика, район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән тәбрикләде:
       – Рамазан ае безнең өчен олы сынау, имтихан чоры булды. Бүген бу сынауны ничек үтүебезне анализлыйбыз, кылган изге гамәлләребезне барлыйбыз. Ул гамәлләр Рамазаннан соң да дәвамлы булса иде. Аллаһы кушканнарны үтәп, иман белән яшәргә, җирлегебезне үстерүгә бергәләп хезмәт итәргә насыйп булсын. Ил-көннәребезгә иминлек, гаиләләребезгә бәрәкәт телим. 
Вакыт кергәч, дин кардәшләребез, тыгыз сафларга басып, гает намазы укыды, гает хөтбәсен тыңлады.

 
        Рамазан гаете көнне дин кардәшләребез өчен зур яңалык игълан ителде. Бу җәйдә Җәмигъ мәчетеннән 40-50 метр ераклыкта гына Мөслим хәләл үзәге төзелеше башланачак. Габделкәрим хәзрәт Моратов сүзләренә караганда, әлеге үзәктә дини бәйрәмнәр, никах һәм исем ашлары, ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен кафе булачак. Район авылларындагы мәчетләрне тоту һәм имам-хатыйбларга хезмәт хакы түләү йөзеннән кибет эшләячәк. Икенче катта сәфәрдә булган юлчылар өчен кунакханә дә булачак.
       – Бу мәһабәт бинаны районыбыз халкы, игелекле эшмәкәрләр ярдәме белән сафка бастырып, киләсе Рамазанга файдалануга тапшырырга дигән ниятебез бар. Кемдер – акчалата, икенчеләре – хәләл көче белән, кемдер изге догасы белән ярдәм итәр, дип ышанабыз, – диде Рамил Муллин. 
        Соңыннан дин кардәшләребез бәйрәм коймагы һәм күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Бәйрәм рухы өйләргә күчте. Рамазан гаете өч көн дәвам итте. Әлеге көннәрнең быел милли бәйрәмебез Сабантуйлар белән бергә туры килүе нур өстенә нур булды. Туганнар, дуслар белән аралашу форсаты күңелләргә аерым рәхәтлек өстәде.
       Әлфинур Ногманова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев