Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә бер депутатка ялган хәбәр җиткергәне өчен җәза бирелде

Район прокуратурасы 33 яшьлек Түбән Табын авыл җирлеге советы депутаты Х.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ ҖКның 306 маддә 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (җинаять турында күрәләтә ялган донос) гаепле дип тапты. 

       Суд билгеләгәнчә, 2017 нче елның 1 октябреннән 2017 нче елның 30 октябренә кадәр Х. үзенә беркетелгән эш автомобилен рөхсәтсез хезмәттән тыш файдалана, төгәлрәге автомобильне Ә.гә биреп тора. 
       2017 нче елның 30 октябре көнне якынча сәгать 3тә, төгәл вакыты билгеләнмәгән, әлеге автомобильдә барганда Ә.,  идарәне югалта һәм автомобиль ава. Юл-транспорт һәлакәтендә автомобильгә механик зыян килә. 
Күрәләтә ялган донос өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтелгән булуга карамастан, 2017 нче елның 2 ноябрендә Х., матди һәм башка төрле җаваплылыктан качарга теләп, район эчке эшләр бүлегенә ялган мәгълүматлар теркәлгән гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул Ә.ны автомобильдән рөхсәтсез файдалануда, ягъни уртача авырлыктагы җинаять кылуда гаепли. Тикшерү барышында Х.ның дәлилләре расланмый, шул сәбәпле җинаять эше ачудан баш тарту турында карар кабул ителә. 
       Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аңа 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде, дип яза район прокуратурасының матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев