Мөслим районы халык театры микроавтобус белән бүләкләнде
Яңалыклар

Мөслим районы халык театры микроавтобус белән бүләкләнде

Халык театрларының "Идел йорт-2016" республика фестивале җиңүчесе мәдәният йорты халык театры 12 декабрь көнне башкаланың Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Зал тулы Казан тамашачысы профессионал артистлардан һич ким уйнамаган безнең үзешчәннәрне аягүрә басып алкышлады. Коллектив, гран-прига лаек булып, микроавтобус белән бүләкләнде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев