Мөслимдә җылыту сезонына старт бирелә
Бүген, 1 октябрьдән, Мөслимдә җылыту сезоны башлана
Үзәк котельнаяда җылылык системасын опрессовкалау эшләре төгәлләнде. Кичә җылылык системасы тест режимында эшләтеп каралып, сынау узды.
Бүгеннән җылылык балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм башка социаль-мәдәни объектларга бирелә башлаячак.
Өйләребезгә дә җылылык һәм уңайлы көзге көннәр килсен!
Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Нет комментариев