Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Митрополит Феофан Пасхага өйдә калырга чакырды

Феофан рухияткә дә мөрәҗәгать итте.

Митрополит Феофан православие динендәгеләрне коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, Пасхада өйдә калырга чакырды. Бу хакта Татарстан митрополиясендә хәбәр иттеләр.

13 апрельдә, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, ТР Министрлар Кабинеты храмнарга баруны тыю турында Карар кабул иткән.

Идарә итүче архиерей үзенең позициясен диндар, законга буйсынучан граждан буларак, әлеге карарны үтәргә тиеш, дип аңлата.

«Миңа бу хакта сөйләү җиңел түгел. Тик коронавирус инфекциясенең таралу сәбәпле, авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен храмнарга килми калырга мөмкин. Бу дини кеше өчен җиңел түгел әлбәттә", - дип сөйләде митрополит Феофан.

Шул ук вакытта владыка Феофан билгеләп үткәнчә, өйдә калырга һәм Пасха төнендә православие кешесе өчен бу вакытны догаларда үткәрергә кирәк.

Феофан рухияткә дә мөрәҗәгать итте.

“Без сезнең белән солдат буларак хәрби постта торабыз. Моны аңлап, бу көннәрдә Казан епархиясенең барлык гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьларында тагын да зур тырышлык белән гыйбадәт кылыныр”- диде Феофан

Источник https://www.tatar-inform.ru/news/religion/14-04-2020/mitropolit-feofan-prizval-pravoslavnyh-tatarstana-v-pashu-ostatsya-doma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев