Миңнеханов: Республика көнендә хәрбиләрнең гаиләләре безнең ярдәмне тоярга тиеш
30 августта, Республика һәм Казан шәһәре көнендә, махсус хәрби операция ветераннарына, хәрбиләрнең, бигрәк тә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына игътибар бирергә кирәк
Төбәкнең төп бәйрәмендә алар республика ярдәмен тоярга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында шимбә киңәшмәсендә белдерде.
«Бәйрәмгә әзерлек кысаларында Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, Мәдәният министрлыгы һәм җәлеп ителгән башка министрлыкларга безнең ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирергә кирәк. Аларның гаиләләре турында онытмаска кирәк», - диде ул.
Шулай ук республика җитәкчесе бәйрәм чараларын иң югары дәрәҗәдә оештырырга өндәде һәм барлык иминлек таләпләрен төгәл үтәүне таләп итте. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза.
Фото – Татар-информ сайты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев