Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур үрнәк булды

Ул көнне “Корбангали” мәчетенә күрше-тирә авыллардан һәм районнардан да конкурсантлар, кунаклар күп җыелды. Йортыбызга кунак көткәндә ничек әзерләнгән булсак, монда да нык тырышканнары күренеп тора.

Мәчет территориясен җыештырып, коймаларын агартып куйганнар. Хәер-сәдакадан кергән акчага намаз бүлмәсенә өр-яңа келәм алып җәйгәннәр. Ә бәйге үткәрү идеясе белән Азнакай районыннан шәхси эшмәкәр Алгиз Корбанов чыккан, төп иганәче дә ул. 
– Баланлыда тумасам да, балачагым, яшьлек елларым шушында үтте. Шуңадырмы, җирлек күңелемә бик якын. Сабантуйларны калдырганым юк. Кулдан килгәнчә, спонсорлык ярдәме күрсәтергә тырышам, – ди ул. 
Алгиз иң элек чараны оештыруда, ислам динен таратуда башлап йөрүчеләргә Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйгедә 50ләп конкурсант көч сынашты. Ул хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында аерым-аерым дүртәр яшь төркемендә үтте. Коръән укучыларга Мөслим, Азнакай һәм Яңа Чишмәдән килгән хәзрәтләр һәм мөгаллимәләр бәя бирде. Бәйге шарты буенча һәркем Коръән сүрәләре укыды, ислам дине нигезләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде. 
6 яшьтән 10 яшькә кадәрге малайлар арасында Гали Хәсәнов – беренче, Нурислам Маликов икенче урынны алды. 10 яшьтән 14 яшькә кадәргеләр арасында беренче урында – Ильяс Газымов, икенчедә – Илназ Гайнетдинов. Урта hәм өлкән яшьтәге ир-атлар арасында беренче урын – Илгизәр Әгъләмовка, икенче урын Хәйдәр Сираевка бирелде. Наил Идрисов өченче урынны алды. Алар иң яхшы азан әйтүчеләр булып та танылды. 
Шәригать кануннары кушканча, хатын-кызлар аерым бүлмәдә ярышты. 6 яшьтән 11 яшькә кадәрге кыз балалар арасында Динә Газымова җиңүче дип табылды. Икенче-өченче урыннарда – Йолдыз һәм Язилә Хәсәновалар. 14 яшьтән 23 яшькә кадәргеләр арасында беренче урынга Диләрә Вагыйзова лаек булды. Икенче-өченче урыннарда – Динара һәм Айсылу Маннановалар. 
Илһамия Гәрәева урта буын вәкилләре арасында җиңүче булды. Резеда Хәсәнова – икенче, Мәүлидә Закирова өченче урынны алды. Өлкәннәрдән Әлфия Зиятдиновага – беренче, Бәрия Маннанова һәм Бәһиҗә Харисовага икенче-өченче урын бирелде. Җиңүчеләргә Алгиз Корбанов дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. 
Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов мондый бәйгеләрнең дәвамлы булуын теләде: 
– Җирлек өчен җан атып яшәүчеләр бар, күңел киңлеге белән бүлешүчеләр бар. Андыйлар күбрәк булсын, дөньяларыбыздан, җирлекләребездән бәрәкәт китмәсен. Мондый чаралар – рухи-әхлакый тәрбиянең матур үрнәге, алар дәвамлы булсын. 
– Баланлыда җирлек башлыгы белән имам-хатыйпның кулга-кул тотынып, аңлашып эшләве күренеп тора. Киләчәктә мондый бәйгеләрне һәр мәхәлләдә үткәрү күркәм гамәл булыр, – диде районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов. 
Бәйге чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Урамда зур казанда пылау пеште. Мул сыйлы табын әзерләнде. Чара барышында балалар өчен мәктәп яны территориясендә кече Сабантуй оештырылуы бәйрәмне тагын да бизәде. 
– Тамчыдан күл җыелган кебек, бәйгене оештыруга күмәкләп алындык. Табын әзерләүдә бик күпләр иганәчелек итте. Җирлектәге бюджет хезмәткәрләренең тырышлыгын да бәяләргә кирәк, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова. 
Бәйрәмгә кайтучылар арасында авыл мәчетен төзеткән Разин Галиевнең уллары һәм энесе дә бар иде. 
– Әтиебез төзеткән мәчетнең халык белән тулып торуын күреп, күңел сөенде. Алга таба да шулай дәвам итсен, – диде Руслан Галиев. 
Әйе, мәчет-мәдрәсәләребез гөрләп эшләсен, хак юлга басучылар күбрәк булсын. Авылларыбыздан бәрәкәт китмәсен! 
Әлфинур Ногманова. 
Динар Нуретдинов 
фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев