"Лэнд-Арт" фестивале ябылды. ФОТОРЕПОРТАЖ
2 июнь көнне Мөслимебезнең "Кояшлы Ык" ял итү паркында бөтендөнья "Лэнд-Арт" фестивале старт алып, 8 июньгә кадәр дәвам итте.
Бу вакыт эчендә дөньяның төрле почмакларыннан һәм күрше тирә илләрдән килгән иң көчле 15 команда 6 көн дәвамында Лэнд-Арт сәнгатенә үз идеяләрен тәкъдим итте. 8 июнь көнне "Кояшлы Ык" ял зонасында фестивальнең нәтиҗәләре игълан ителде. Анда район башлыгы Рамил Муллин, ТР яшьләр белән эшләү һәм спорт министры урынбасары Ренат Садыйков, “Созвездие – Йолдызлык” сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, “Лэнд-сервис” җәмгыяте генераль директоры Людмила Костычева катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев