Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кунак булсаң, тыйнак бул

Район прокуратурасы 24 яшьлек Сарман районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. 

Сарман районы кешесе исерек хәлдә янә машина руле артына утырган. Район прокуратурасы 24 яшьлек Сарман районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. 
Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (административ җәзага тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы). 
Судта билгеләнгәнчә, 2019нчы елның 30 декабрендә 16 сәгать 40 минутта Сарман районы Ләшәү-Тамак авылы кешесе исерек хәлдә буксирга алынган транспорт чарасы белән идарә итә. Мөслим авылы Кооператив урамында аны юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре туктата. 24 яшьлек ир-егет элек тә исерек хәлдә машина йөрткән өчен административ җәзага тартылган булган. 
Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирде. Моннан тыш ул 2 елга транспорт чарасын йөртү хокукыннан да мәхрүм ителде. 
Район прокуратурасы.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев